Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру дәвам итә

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Агымдагы ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алу дәвам итә. Бүгенге көндә 1 га чәчүлек мәйданнарына 81,3 кг гамәлдәге матдә туры килә, бу физик авырлыкта 14 064 тонна тәшкил итә. Бер атна эчендә 874 тонна минераль ашлама сатып алынган.

Хуҗалыкларда техника ремонты төгәлләнде :

- 326 берәмлек трактор.

- чәчкеч 158 берәмлек.

- культиваторлар 148.

Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру дәвам итә. Бүгенге көнгә 11,4 мең га мәйданда көзге культуралар һәм 8,4 га мәйданда күпьеллык үләннәргә ашлама кертелгән.

"Кама" агрофирмасында 7200 тонна орлык инкрустацияләнгэн

7 мең га мәйданда күпьеллык үләннәрне тырмалау үткәрелде, шулай ук 2 мең га мәйданда тырмалау эшләре башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International