«Татар авылы» конкурсы финалистлары өчен тавыш бирү дәвам итә

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

«Татар авылы» конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү Бөтендөнья татар конрессы сайтында 3 апрельдә башланды. Ул бер атна дәвам итәчәк, ягъни 10 апрельдә иртәнге сәгать 10 да төгәлләнә. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә.

Шуннан соң оештыручылар тавыш бирүләрдән чыгып, җиңүчеләрне билгеләячәк. Гран-при иясен оештыручылар үзләре сайлап ала. Россиянең 15 төбәгеннән һәм бер чит илдән 400 гә якын кеше катнашкан. Болар — Киров, Новосибирск, Түбән Новгород, Пенза, Омск өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Чувашия республикалары, Төркия һ.б.

Араларында бик активлары, инстаграм өлешендә дә, инша язып та катнашучылар булган. Конкурс хезмәтләренең күбесе тавыш бирү турына узган.

«Татар авылы» конкурсы Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы тарафыннан оештырылды. Аңа старт 2020 елның 14 февралендә бирелде, 10 мартта тәмамланды. 3 апрельдән башлап, конгресс сайтында финалга чыгучылар өчен бер атна дәвамында тавыш бирергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Чыганак:Татар-информ

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International