Кырларда эш кайный

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Район хуҗалыкларныда көзге культураларны тукландыру эше тулысынча төгәлләнде, күпьеллык үләннәрне ашлау эше соңгы гектарларда бара.

Бүген аграрийлар бар көчләрен күпьеллык үләннәрне тырмалауга юнәлтте, аның белән параллель рәвештә көздән сөрелгән җирләрне тырмалау эше башланды. Бүгенге көндә 9 мең гектар күпьеллык үлән басулары, 3 мең гектар туңга сөрелгән җир тырмаланган. Кырда 40 техника берәмлеге эшли. 

Чыганак:"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International