Зыятдинов Әгләметдин  Зыятдин улы турында

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

 

Зыятдинов Әгләметдин  Зыятдин улы 1929 нчы елның 5 нче сентябрендә Туера авылында дөньяга килә. Авылның башлангыч мәктәбен тәмамлауга ук  ,кечкенә генә буйлы малай 13 яшеннән ат җигеп  фермага эшкә килә,аның тырыш  хезмәтен күреп алып колхоз рәисе тагын да җаваплырак тармакка- трактор белән җир сөрү эшенә билгели. ДТ-75 тракторында 12 ел хезмәтен куя Әгъләметдин абый.Һәр чылбырлы трактор дүртәр чәчкеч тагып эшли. Бөртекләр туфракта тигез урнашсын, үскәндә бер -берсенә комачауламасын өчен, барлык басуларда да аркылыга- буйга чәчтек,-дип искә ала ул елларны. Сонгы 25 елда ул Беларус тракторында эшләп дан казана, аның тырышлыгын, хезмәт сөючәнлеген, сабыр, кешелекле булуын әле дә бик яратып искә алалар.Гомер юлдашы мәрхүмә Мәймүнә апа белән гаилә корып, 5 бала үстерделәр, балаларының һәммәсенә дә югары белем биреп,олы тормыш юлына чыгардылар. Әгъләметдин абый  күптән түгел генә 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды, 5 баласы, 9 онык,9 оныкчыгы белән гөрләшеп, кадер -хөрмәттә гомер кичерә безнең тырыш игенче, ил агасы-тыл ветераныбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International