Агымдагы ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алу дәвам итә. Бүгенге көндә 1 га чәчүлек мәйданнарына 87 кг гамәлдәге матдә туры килә, бу физик авырлыкта 15 305 тонна тәшкил итә. Бер атна эчендә 1 240 тонна минераль ашлама сатып алынган.
Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау төгәлләнә. Бүгенге көнгә 6,7 мең га мәйданда көзге культураларны һәм 10,7 га мәйданда күпьеллык үләннәрне тырмалау башкарылган.
"Кама" агрофирмасы "ҖЧҖ, Камский Бекон" ҖЧҖ, Гигант ҖЧҖ, Сәйдәшев исемендәге АХП ҖЧҖ орлыкларны инкрустацияләүне дәвам итәләр, бүгенге көндәалар тарафыннан 18400 тонна орлык әзерләнгән.
40,3 мең гектар җир туңга сөрелгән.
"Ярыш" АХП ҖЧҖ һәм Биклән АПК ҖЧҖ бөртекле культуралар чәчүгә керештеләр, барысы 200 га арпа һәм 100 га солы чәчелгән.
"Кама" агрофирмасы ҖЧҖ 2272 га мәйданда көзге культураларны авыруларга каршы эшкәртте.
Көн саен басуларда 106 берәмлек техника эшли.
.