Әлфия Хафиз кызы Шәмсетдинова 1932 нче елның 2 нче октябрендә Минзәлә районы Колыш авылында дөньяга килә.Өйләренә олы кайгы килгәндә Әлфиягә нибары 8 яшь була, мәрхүм әткәсенең үлүе, мәетен капкадан алып чыгып китүләрен ул әле бүген дә еш күз алдына китерә.. Дүрт балалы гаиләгә ятимлек шулай килә. Әнисе Газизә эшкә нык,тырыш була, балалары да кул арасына керә башлый. Югалту хәсрәте бераз басыла төшә дигәндә Бөек Ватан сугышы башлана.Әлфиянең абыйсын фронтка алалар,апалары кияүгә чыгып китәләр. Шулай итеп кыз әбисе,әнисе белән кала, 12-13 яшеннән өлкәннәр белән бергә колхоз эшенә җигелә яшүсмер кыз. Ир-атлар сугышка китеп бетә, күп хезмәт кулдан башкарыла. Кыз кырчылыкта һәм көченнән килгән кадәр ,төрле эшләрдә тырыш хезмәтен куя. Көннәрдән беркөнне, 15 яшьлек кызны, иптәш кызлары белән бергә ,Удмуртиянең Пилга урманына эшкә җибәрәләр. Анда 6 ай эшләп кайтуга Себергә урман кисәргә баручы кызларга исемлек төзеп куйганнар, алар арасында Әлфия апаның да исеме була. Шулай итеп аңа кабат урман кисәргә,бу юлы инде Себер якларына чыгып китәргә туры килә.Шунда ул чабата ясарга, капчыктан халат тегеп кияргә дә өйрәнә. 17 кеше бер өйдә торып, ярты стакан көнбагыш маен ипигә манып ашауларыбыз әле дә күз алдымда, дие ул.
6 ай эшләгәч аларны өйләренә кайтарып кайтарып җибәрәләр. Эшләгән акчаларына күчтәнәчләр төяп, сагынып ,туган якларына кайтырга чыгалар. Бөгелмәдә поезддан төшкәч , 12 кг шикәр, 9 такта чәйне аркасына асып, авылга җәяүләп кайтуларын елап-елап искә ала ул. Сугыш беткәч берәм- берәм авылда солдатлар күренә башлый, бик каты яраланып , сугыштан абыйсы Ясәви кайтып төшә. Аның ярты биле юк,тәнендә осколка эзләре ,бик ябык.Фронтовик абыйсын да бик әйбәт итеп карый Әлфия апа.1956 елда кияүгә чыгып, ире Хөснетдин белән биш балага гомер бирәләр.Шатланып кына тормыш көткәндә гаиләгә авыр кайгы килә- ике яшьлек Фәйрүзәләре буадагы суга батып үлә.Сабыеңны югалтудан да авыр кайгы юктыр. Юлларымда адашкан чакларым да булды,-ди Әлфия апа.Авыл тормышы мәшәкатле,эшкә уралып гомер уза. Гаилә башлыгы Хөснетдин төрле эшләрдә эшләгәннән соң колхоз сыерларын көтәргә алына.1971 нче елның җәендә каты яшенләп яңгыр яуганда Хөснетдинне яшен суга.41 яшлек әзмәвердәй ирен җир куенына сала ул. Тол хатын кулында 4 бала кала.Кадерле кешеңне югалту бер кайгы булса, дүрт баланы карап, киендереп, ашатып үстерү хафасы икенче яктан баса ананы.Тик елап утырып кына эш чыкмый, яшәргә, нарасыйларына әти дә әни дә булырга кирәк,дип ныклы карарга килә Әлфия апа,җиңнәрен сызгана һәм тормыш тәртәсенә җигелә.
Бер килгәнгә килә бит ул, аның өе су басу зонасына туры килә.Күчерергә кирәк. Тартып кына күчерерләр иде, йорт бик искергән. Туганы Зөфәр ярдәмендә йортны да күчереп куялар. Тиздән тәуфыйклы,эшчән 3 улы да армия хезмәтендә булып кайталар, әниләренең горурлыгы, терәге булып , гаилә корып, матур итеп яшиләр.Янында калган төпчек улы Казанда инженер- механик белгечлеге алып кайта, уңган-чибәр Боерган кызы Гүзәлия белән тормыш корып җибәрәләр.Тик менә аларны да да көтелмәгән бәхетсезлек-олы югалту хәсрәте сагалап торган икән.Ни әйтсәң дә,язмышлар кабатлана: Разиф белән Гүзәлиянең уллары, шул җәйдә, беренче сыйныфка керәсе Нәфис тә, Әлфия апаның кызы кебек, суга батып үлә.Югалтулар әле моның белән генә бетмәгән икән , Әлфия апаның олы улы Хөпетдин фаҗгале үлем белән дөньядан китә, ул хәсрәттән айнырга да өлгермәгән гаиләгә кабат икенчесе- гаилә терәге, Разифы вафат булды.Йөрәк ярасын вакыт двалый диләр.Анысын балаларын югалткан ата-ана үзе генә беләдер. Бүгенге көндә Әлфия апа, Боерган почта бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләгән килене, ике оныгы белән гомер кичерә. Гүзәлия эштән кайтуга тизрәк ,аяклары йөрми торган кайнанасының хәлен белергә ашыга. Әлфия апаның урыны түрдә,оныклары әбекәй дип өзелеп торалар, алар барысы да- уллары, кызлары, киленнәре аның шатлыгы, куанычы.
Флуда Сәлимова,Боерган авыл китапханәсе мөдире