Метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

 

Начар метеорологик күренешләр: көннең икенче яртысында һәм кич белән 15 апрельдә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре буенча урыны белән көньяктан секундына 17-22 метрга кадәр (Казанда 15-20 метр) көчле җил көтелә.
 
2020 елның 14 апрелендә 18 сәгатьтән 15 апрель 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил көньяктан төнлә 5-10, көндез һәм кич белән 7-12, урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +1..+4˚.
Көндез максималь һава температурасы +15..+18˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International