Татарстанда 14 апрельдэн гыйбадәтханәләргә бару официаль төстә тыелды

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, дин тотучыларга гыйбадәтханәләргә йөрүне тыю кертелде. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

14нче апрельдән башлап, Республикабызда санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, дини йолалар үтәү урыннарына - биналарга, корылмаларга, шул биналар урнашкан җир участокларына барулар, җыелулар һәм төрле чараларда катнашулар катгый тыелды. Бу тыюлар бары тик гыйбадәтханәләрнең эшчәнлеген тәэмин итүче һәм йолаларны үткәрүдә турыдан-туры катнашырга тиешле кешеләргә генә кагылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International