Тыл ветераны Хәлимә апа Гыймазова турында якты истэлек

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Күп еллар «Якты юл» газетасының иң актив хәбәрчесе булган тыл ветераны Хәлимә апа Гыймазова вафат. Моны ишеткәч, табан астымда идән шуышкандай булды. Кайгы-хәсрәтләргә баш бирмәс илаһи зат иде ул.

Сигез сыйныфны тәмамлап, техникумга керергә ниятләп йөргәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Иңнәре ныгыр-ныгымас үсмер кыз фермада бозаулар карый башлый. Вакытлыча эшкә килгән уку отличнигы Хәлимә шул килүдән 43 ел буе колхозда сыер савучы булып эшли. Исеме район терлекчеләре арасында барган ярышларда гел алдынгылар сафында булыр иде. «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Туры сүзле, төпле фикерле Хәлимә апаны авылдашлары күп тапкырлар авыл советы депутаты итеп сайладылар. Г.Тукайның 100 еллыгына багышланган фольклор ансамбльләрнең республика фестивале лауреаты, «Якты юл» газетасында чыга торган «Саргайган рәсемнәрдә язмышлар» рубрикасының күп санлы язмалары, тирән хисле шигырьләр авторы, сәхнә ветераны, авылдагы «Өмет» ветераннар клубының әйдәп баручысы, үзешчән фольклор ансамблен оештырып җибәргән тынгысыз кешеләрнен берсе иде ул.
Сугыштан соң авыл-ның бик акыллы Вагыйзь атлы егете белән гаилә кора ул. Ниһаять, барысы да әйбәт булыр кебек, тик менә беренче сабыйларын бик озак – җиде ел көтәләр. Тере, хәрәкәтчән, бик сәләтле малай булып үсә ул. Тик Хәлимәнен бала белән өйдә утырырлык җае булмый. Ул иртәдәге фаҗига аны гомере буе озата килде. «Фермада сыер савучы җитми», дип эшкә чакыралар аны. Балалар бакчасы булмый – 4 яшьлек Вәсил өйдә кала. Хәлимәне фермадан чакырып кайтарганда, капка төпләренә халык җыелган. Гаиләгә бәла килгән, дигән уйдан ул хушсыз кала. Шук малае суга батып үлгән. Ата белән ана бу югалту ачысын бик авыр кичерәләр. Аны район хастаханәсенең неврология бүлегенә салалар. Ул үзен дәвалаган табибә Флера Солтановнаны бик еш искә ала иде. Йөрәк ярасын төзәтү өчен тәрбиягә ятим бала алырга киңәш итүче дә ул була. Ире дә каршы килми. 1968 елда Менделеев шәһәре балалар йортыннан бер яшьлек ир бала алып кайталар. Тик Хәлимәнең ишеген тагын бер ачы хәсрәт кага: Илсурга 4 яшь тулганда, ире –Вагыйзе якты дөнья белән хушлаша. Ана кеше бала ятимлекне сизмәсен өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Моңлы тавышлы җырчы Хәлимә улын шигырьләре генә түгел, җырлары белән дә юата. Ятимлекнең ни икәнен үзе бик яхшы белә. Гомере буе күңелендә моң йөртүе, кайчакларда ул моң-сагышның, күңел сандыгына сыймыйча, шигырь булып түгелүе, мөгаен, әнә шул ятимлектән, бик яшьли нужа күрүеннәндер.
Хәлимә апа белән мин «Якты юл» газетасында хатлар бүлеге мөдире булып эшләгәндә таныштым. Газетабыз битләрендэ сугыш чоры балаларының язмышы турындагы язмалар урын ала иде.
Хәлимә апаны «авыл-ның тере тарихы» дип йөрттеләр. Калмаш авылының төрле буын кешеләре турында газетабызда бик күп язмалары чыгып килде. Соңыннан ул аларны туплап, «Саргайган рәсемнәрдә язмышлар» дигән китап чыгарды. Ә 2015 елда аның тылда фронт тоткан, торф чокырларында, урман кисүдә сәламәтлекләрен югалтып, кан төкереп үлгән чордашлары турында «Вакытсыз сулган чәчәкләр» дигән китабы дөнья күрде. Шул китабын нәшер итәргә йөргәндә ул, һәрвакыттагыча, ап-ак яулыгын бәйләп, матур төймәләрен тагып, язмаларын укытырга килгән иде. Бу китабы белән Хәлимә апа әйтерсең лә тылда фронт тоткан, сугыштан соңгы авыр елларда көнне төнгә ялгап, тәмам йончыган колхозны күтәрешкән замандашларына һәйкәл куйган.
Исемдә, Хәлимә апа редакциягә улы Илсур белән килгән иде. «Мине ташламас өчен авылда яшәп калды. Армия сафында да булды. Кулыннан килмәгән эш юк. Фирдания исемле бик акыллы кызга өйләнде. Шулар тәрбиясендә яшим. Матур итеп йорт җиткерделәр. Ике оныгым – кызларыбыз бар», – дигән иде куанычын уртаклашып...
«...Сукма язмыш, үтерерсең ялгыш», дигәндәй, 90 яшьлек Ак әбигә язмышы тагын китереп сукты. Шул җәйдә урак өстендә улы Илсуры да фаҗигале һәлак булды. Соңгы елларда ул килене белән оныклары тәрбиясендә яшәде. Телефоннан сөйләшкәндә килененә шул кадәре рәхмәтле булуын әйтә иде. Мең рәхмәт ул игелекле киленгә, авыру кайнанасын эшеннән китеп карады. Хәлимә апаның урыны җәннәт түрләрендә булсын, дөньялыкта каршы искән ачы җилләргә йөзен куеп, кыенлыкларны җиңеп яши белде. Аның якты истәлеге авылдашлары күңелендә озак яшәр әле. 

Заһидә Нәбиуллина,
ветеран-журналист.

/ Хәлимә Гыймазова/Калмаш китапханәсеннән алынды.

Чыгана:" Якты юл" газетасы битлэреннэн

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International