2020 елда эшсезлек буенча пособие күләме турында
Билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнарга социаль түләүләрне гамәлгә ашыру «РФдә халыкны эш белән тәэмин итү турында»1991 елның 19 апрелендәге 1032-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә башкарыла.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2020 елга эшсезлек буенча пособиенең минималь һәм максималь зурлыгы турында " 27.03.2020 ел, № 346 карары нигезендә»:
- эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1500 сум тәшкил итә;
- эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 12130 сум тәшкил итә.
Әлеге карар 2020 елның 30 мартында рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керде.
Нинди дә булса компенсация түләүләре каралмаган.