Мәләкәс авылы  тыл ветераны Екатерина Никитична Трофимова   турында .

2020 елның 17 апреле, җомга

Екатерина Никитична Трофимова 1928 елның 18 гыйнварында Мәләкәс авылында туа. Балачагын, сугыш елларын айлары белән генә түгел, көннәре белән хәтерли Екатерина әби. Сугыш башланганда үсмер кызга 13 яшь була. Әтисе Никита авырып китеп балаларын һәм хатынын калдырып дәваханәдә җан бирә.  Кечкенә Екатерина әнисенә ияреп эшкә йөри, чабата үрергә өйрәнә, эне-сеңелләрен дә киендерә. Әнисе кебек, Катя да урманын да кисә, язга чыкса, орлык ташый.  

  «И-и, үстек инде... Кәлҗемә ашыйбыз, бәрәңге сабагы белән тукланган булабыз. Орчык белән җегерләп, киндер күлмәк, киндер ыштан бәйләп киябез. Бәрәңге, ит, сөт, йомырка заданиеләре бигрәк нык йөрәккә уелып калган. Сугыш тәмамлангач та бик авыр булды: селте белән баш юабыз, халыкны бет басты. Кер юарга да сабын юк», - дип сөйли ул бүген.

1951 елда үз авылы егете Филипп Трофимовка кияүгә чыгып ике балалары - Михаил белән Александра туа. Ә Екатеринаның әнисе 103 яшенә җитә. Аны да кадерләп озата Екатерина Никитична.

Бүген кызы Александра янында Яр Чаллы шәһәрендә яши ул. Ачык йөзле, күзләреннән нур сибеп торучы, бик тә сөйкемле, унынчы дистәсен вакласа да, йөзендәге матурлыгы, самимилеге югалмаган аның.

«Бер таякка эшләгәннәребезне онытмыйлар, кадерлиләр, искә алалар», - дип, бүгенге тормышына рәхмәт укып туя алмый Екатерина Никитична.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International