Тыл ветераны Евдокия Трофимова турында

2020 елның 17 апреле, җомга

Евдокия Трофимова кышның иң салкын көннәре 1928 елның 19нчы гыйнварында Мәләкәс авылында - Александр һәм Татьяна Пименовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән кыз. Өч энесенә, бер сеңлесенә олы түти була ул. Евдокия түтинең үсмер чорларында күргән авырлыкларын сөйләп бетерә торган түгел. Кызның әтисе сугыш башлангач ук фронтка китеп озак та узмый, хәбәрсез югалды дигән язу килә.

Иң өлкән бала буларак, эшнең дә иң кыены Евдокиягә эләгә. Гаиләне туйдырырга кирәк – Евдокия чабата үреп, аны бәрәңгегә алыштыра, тамак хакына кешеләргә бакча казу эшеннән дә куркып тормый. Аннан соң кыз колхоз фермасына сарыклар, бозаулар карарга керә. Аның өчен Евдокиягә аена бер пот он түлиләр. Фермада ун ел эшли Евдокия. 1954 елда алар гаиләләре белән Ширәмәт районына күченеп китәләр. Ирләр эшенә күнеккән Евдокия бер дә куркып тормый: леспромхозда такта да яра, кирпечен дә суга, чыбык яндыруда, ягъни урман чистартуда да эшли. Такталарны ябык иңнәренә куеп ташый торган була кыз.

Бүген Евдокия Александровна улы Венер һәм килене Лидия тәрбиясендә гомер итә. «Яшьлегебез авыр булса да, картлыгыбыз, Аллага шөкер, шатлыклы», - дип сөенә Евдокия Александровна.

 

 

Мәләкәс авыл китапханәсе мөдире Лидия Фәртдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International