Район хуҗалыклары басуларга тулы хәзерлекле булып чыгуларын әйтте. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булганга, игенчеләргә киеренке шартларда эшләргә туры килә, диде ул. Район башлыгы агротехник чараларны үтәгәндә, узган елгыдан да ким уңыш алмаячакбыз, дип белдерде. 2019 елда Тукай районы хезмәтчәннәре 175 мең тонна икмәк жыеп, республикада беренче урынга чыкты.