Чәчү кызганнан-кыза бара

2020 елның 17 апреле, җомга

Узган якшәмбедә чәчү кампаниясенә старт бирелде.

Тик, соңгы ике көндә яуган яңгырлар эшне бераз тоткарласа да, файдага булды, туфракта дым тупланды. «Ярыш» хуҗалыгы хезмәтчәннәре солы чәчәүне тәмамлады. Биредә һәм «Биклән» җитештерү кооперативында арпа чәчү дәвам итә. Шулай ук, кырга «Р-Агро» хуҗалыгы хезмәтчәннәре чыкты, алар сынау өчен беренче гектарларда арпа чәчә. Бүген «Гигант» хуҗалыгында да чәчүгә керешәчәкләр.

Чыганак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International