Тукай районы Казан федераль университетының Чаллы филиалы студентларына азык-төлек ярдәме күрсәтте.

2020 елның 17 апреле, җомга

 Тукай районы Казан федераль университетының Чаллы филиалы студентларына азык-төлек ярдәме күрсәтте. Төркмәнстан, Таҗикстан, Казахстан, Үзбәкстан, Конго һәм Нигериядән 900 студент коронавирус аркасында катлаулы хәлгә эләкте. Катлаулы матди хәл эшне югалту, халыкара акча күчерү мөмкинлеге булмау аркасында килеп чыккан. Студентларга карабодай, дөге, макарон, май, шикәр һәм чәйдән торган 900 азык-төлек пакеты тапшырылды. Шулай ук Тукай районы башлыгы Фаил Камаев 2,5 тонна бәрәңге, 1әр тонна чөгендер һәм кишер, 10 капчык он тапшырды. Азык-төлек туплауда районның авыл хуҗалыгы предприятияләре, оешмалары, авыл җирлекләре, шулай ук гади халык ярдәм итте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International