Халыкара туган тел көне уңаеннан Мусабай-Завод авыл китапханәсендә "Иңтатлы тел-туган тел"дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Чарада катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, телләр турында шигырьләр укыдылар. Кичә эчтәлекле чыгышлар белән үрелеп барды. "Рухият" клубына йөрүче өлкәннәр Туган тел турында үз фикерләрен әйттеләр, Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Чара бөек татар шагыйре Г. Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән тәмамланды