Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә чара үткәрелде .Чарага "Ак чәчәк"балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чакырылган иде. Татар лексикасы белемнәрен киңәйтергә, логик фикерләүне үстерергә, интеллектуаль дәрәҗәне арттырырга, сөйләм культурасына хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итүче лингвистик уеннар үткәрелде. Габдулла Тукайның "Туган тел"әсәре буенча татар мультфильмын карадылар. Чарада 22 кеше катнашты.
