Татарстанда чәчтарашханәләр эшли башлый

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

 

Татарстанда 20 апрельдән чәчтарашханәләр эшли башлаячак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хакта документны имзалады. Әлеге карар Татарстан Хөкүмәте порталында чыкты.

Эшли башлар алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү мәҗбүри таләп була. Клиентларны алдан язылу буенча кабул итәләр. Һәр клиент арасында ун минутлык интервал, хезмәткәрләр арасында 1,5 метр ераклык булырга тиеш. Клиентлар арасындагы буш вакытта бүлмәне җилләтү, коралларны дезинфекцияләү башкарылачак.

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр хезмәткәрләренә антисептиклар, шәхси саклану чаралары — маска, респиратор, перчатка — бирергә тиеш.

Клиентларның кулларын дезинфекцияләү мөмкинлеге булу таләп ителә.

Чәчтарашханәгә бару өчен махсус смс-пропуск алырга кирәк. Моның өчен системага яңа унберенче максат өстәләчәк.

Чыганак:Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International