Хуҗалыклар уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауны төгәлләделәр.

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Хуҗалыклар уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауны төгәлләделәр.

Бүгенге көндә 11,5 мең га мәйданда уҗым культураларын һәм 10,7 га мәйданда күпьеллык үләннәрне тырмалау башкарылган. 53 мең га мәйданда туңга сөрү эшләре башкарылды.

Районның авыл хуҗалыгы формированиеләре язгы культуралар һәм шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр.   4385 га мәйданда чәчү башкарылган, шуның 2465 га-сабан культуралары.

"Кама" агрофирмасы ҖЧҖ 4345 га мәйданда көзге культураларны авыруларга каршы эшкәртте. Көн саен басуларда 111 берәмлек техника эшли.

Агымдагы ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алу дәвам итә. Бүгенге көнгә 1 га чәчүлек мәйданнарына 89,2 кг гамәлдәге матдә туры килә, бу физик авырлыкта 15 758 тонна тәшкил итә. Бер атна эчендә 910 тонна минераль ашлама сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International