#Ватан сугышы геройлары#Сугыш чоры балалары#ТАССРга 100-ел #җиңү75ел

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Бәтке авылынын тыл  ветераны Гуськова Антонина Григорьевна истәлекләре белән уртаклашабыз .

Гуськова Антонина Григорьевна  1924 елда, күп балалы гаиләдә ,ин олы бала булып  туган. Сугыш башланганда ана эле унҗиде яшь тулмаган була.
​ ​ ​" 1930 елда әти-әниемне кулак буларак Архангельск өлкәсенә җибәрәләр. 1941 елның июлендә мине хезмәт армиясенә алдылар. Агач кистек. төпләдек,чистартылган мәйданда вакытлыча аэродромнар төзелде. Анда сәламәтлеге өзелә һәм II төркем инвалид булдым. Тик баребер әти белән эшкә йөрдем. Мин олысы, ә аннан соң тагын дүрт бала, алар барысы да кечкенә. Икмәкне 200әр грамм  бирделәр.   Өч кешегә 600гр чыга,аны 7 кешегә бүлә идек
​ ​ ​ ​ Әти 1943 елда фронтка китте һәм 1943 елда ук Ростов-Донда һәлак булды. Сылтама вакыты тәмамлангач, әни янә туган ягына Бәтке авылына күчәргә карар кыла. Бәтке авылына килгәч  яз көне басуга эшкә чыктым. Ризык юк иде, ә кечкенәләрне ашатырга кирәк.
​ ​ Хәтерлим әле,эш вакытында,эшкэ барганда,эштэн кайтканда гел җырый идек.Җыр белән эшләү безне авырлыклардан коткара иде. Сугыш елларында колхоз рәисе Д. М.Груздев иде,анын турында такмакларны эле дэ хэтерлим.
Колхоз басулары ат белән сөрелсә, бакчаларың үзебез җигелеп сөрдек  Көне-төнлә эштәдек
​ ​ ​ ​ 1945 елның язында янгын мәйданында кыңгырау чыңы, безгә Җиңү турында хәбәр итте. "дип сөйли Антонина Григорьевна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International