Хөрмәтле Тукай районы халкы!
Мөселманнарны изге Рамазан ае башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм. Изге айның игелекле башлангычлары дуслык һәм иҗатка этәрә, гражданнарның әхлакый үсешенә зур өлеш кертә. Рамазан-рухи чистарыну, иҗат итү һәм изге гамәлләр кылу вакыты. Бу көннәрдә һәркем мохтаҗ, ятим, ялгыз өлкәннәргә, авыруларга игътибарлы булырга тырыша. Бүгенге вәзгыятьтә бу аеруча мөһим.
Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм оптимизм, игелек һәм бер-беренэ терәк булып яшәвегезне телим. Рамазан һәр йортка чисталык, ихласлык һәм рухи тынычлык алып килсен!
Тукай муниципаль районы башлыгы Ф. М. Камаев