Татарстанлыларны Россия ишегаллары тарихы турында онлайн-лекциягә чакыралар

2020 елның 24 апреле, җомга

Татарстанлыларны Россия ишегаллары тарихы турында онлайн-лекциягә чакыралар

24 апрель көнне, 17:00 сәгатьтә  «Безнең ишгалды» Президент программасы белем бирү проектының  Россия ишегалды пространстволары тарихына һәм культурасына багышланган  беренче онлан-лекциясе уздырыла. Лектор – Денис Ромодин, архитектура тарихчысы, Мәскәү музееның өлкән фәнни хезмәткәре һәм МАРШ Архитектура мәктәбе укытучысы, «Афиша», «РБК-Недвижимость», «The Village» журналларында басылган мәкаләләр авторы. Ул йортның иҗтимагый тормышында ишелдының роле ничек үзгәрүе турында сөйләячәк, лекция XIX гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр булган вакытны үз эченә  ала.

•    100 ел элек Россия ишегалларының гражданнар тормышындагы роле нинди булган?
•    Күпфатирлы йортларның территорияләре кайчан ял урынына әверелгән?
•    Аерым ишегалды культурасы кайчан пәйда булган һәм ул бүген нәрсәдән гыйбарәт?

Туры эфир модераторы – Татарстан Республикасы Президенты Ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова.

 Онлайн-трансляциягә сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=JuW_r_vRmgc&feature=youtu.be

Комментарийларыгызда сорауларыгызны бирегез!

#НашдворТатарстан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International