"Кадерле рифмалар"шигъри флешмобында катнашыгыз

2020 елның 25 апреле, шимбә

Барлык татарстанлыларны 26 апрельдә республикада билгеләп үтелүче Туган тел көне уңаеннан «Кадерле рифмалар» шигъри флешмобында катнашырга чакырабыз.
Татарстанда 173 милләт вәкиле яши, без барыбыз да – бер зур һәм тату гаилә. Флешмобка үзләренең туган телләренә булган мәхәббәте турында сөйләргә теләүчеләрне чакырабыз.

Флешмобта катнашу өчен кирәк:
1.татар, рус, мари, үзбәк, удмурт, чуаш, башкорт һ. б. телләрендә шигырьләр укып видео язарга
2. видео язманы  социаль челтәрләрдә урнаштырырга,  хештег  #Родныерифмы һәм #ТанышРифмалар  куярга онытмагыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International