54,8 мең га мәйданда туңга сөрелгән җирләрне тырмалау үткәрелде. Районның авыл хуҗалыгы формированиеләре язгы культуралар һәм шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр. Бүгенге көнгә 7835 га мәйданда чәчү башкарылган, шуның 4815 га-сабан культуралары. Арпа - 4300 га, солы - 215 га, борчак-300 га, берьеллык үләннәр -2914 га, шикәр чөгендере 106 га чәчелгән. "Кама" агрофирмасы ҖЧҖ 5100 га мәйданда уҗым культураларын авыруларга каршы эшкәртте, 535 га мәйданда чәчүлекләрне тамырдан тукландырды . Көн саен басуларда 37 чәчүлек берәмлеге техника эшли. Агымдагы ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алу дәвам итә. Бүгенге көндә 1 га чәчүлек мәйданнарына 92,3 кг гамәлдәге матдә туры килә, бу физик авырлыкта 16 358 тонна тәшкил итә. Бер атна эчендә 600 тонна минераль ашлама сатып алынган..