Начар метеорологик күренешләр 2020 елның 30 апрелендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда 15-18 метрга кадәр) көтелә.
2020 елның 29 апрелендә 18 сәгатьтән 30 апрель 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 8-13 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +5..+8, максималь һава температурасы көндез +11..+14˚.