Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районында «Ярдәм янәшә» дигән республика акциясенә старт бирде

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Тукай районында «Ярдәм янәшә» дигән республика акциясенә старт бирде. Аның кысаларында коронавирус инфекциясе аркасында авыр хәлдә калган 627 гаиләгә азык-төлек белән ярдәм күрсәтелә. Шундый ук 100 җыелманы Тукай районы хакимияте дә әзерләде. Волонтерлар тарату эшен башладылар. Ярдәм алучылар Республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International