«Ярдәм янәшә!»

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Республика акциясе кысаларында оештырылган ярдәмне Күзкәй авылында яшәүче Хәлимә апа да алды.

Аңа волонтерлар азык-төлек җыелмасы тапшырды. Ул ялгыз яши, балалары юк, ире вафат. Хәлимә Кашапова Күзкәйдә бик абруйлы кеше, гомере буе тырышып хезмәт куйган, савымчы да, пешекче дә булган, хәзер лаеклы ялда. Үзизоляция режимы кертелү белән өеннән чыкканы юк, кирәк-ярагын социаль хезмәткәр-волонтер Әкълимә Гәрәева китереп бирә. Бүгенге хөрмәт Хәлимә апа өчен көтелмәгән вакыйга булды. Ул азык-төлек пакеты өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, игелекле кешеләргә рәхмәтләрен укыды. Бу авыр ситуациядә бүләктән бигрәк игътибары кыйммәт безнең өчен, диде Хәлимә апа.

чыганак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International