Тукай районында яшәүчеләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча азык-төлек җыелмалары алучылар арасында «Ярдәм янәшә " хәрәкәтенә кушылган волонтерлар , сигез автобуста ярдәм алучылар янына чыгып киттеләр.
Эш визиты белән килгән республика башлыгы,Сәфәр алдыннан,волонтерлар алар белән аралашты,
- Сез игелекле эш башкарасыз. Бу катлаулы вакытта ярдәмгә аеруча мохтаҗ кешеләр бар. Һәм безнең бурыч аларның игътибарын җәлеп итү, - диде ул.
Районда барлыгы 727 кеше азык-төлек тутырылган тартмалар ала : республика дан 627 , тагын 100 кеше – районнан, иганәчеләр ярдәме белән. Акция кысаларында барлыгы 55 мең татарстанлы азык-төлек алачак. Алдагы ике айда һәр адрес буенча азык-төлек җыелмасы дүрт тапкыр китерелер дип планлаштырыла. Тартмада-ярмалар, макароннар, көнбагыш мае, консервлар, чәй, шикәр һәм тәм-томнар.
Ярдәм алучылар исемлеге ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән. Иң зур төркем – 23 мең кеше-җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдән сигез яшьтән өлкәнрәк балалар. Исемлектә яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 16 меңнән артык ялгыз пенсионер һәм ата-аналары шәхси эшмәкәрләр булган яки пандемиядән зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән 9 мең бала бар. Моннан тыш, ярдәм җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә керәчәк, анда ата-аналарның берсе алимент түләүдән кача, опекуннар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә.