Татарстанда 4 балалы гаиләләргә бушлай азык-төлек җыелмалары китерелә башлады.

2020 елның 1 мае, җомга

Татарстанда 4 балалы гаиләләргә бушлай азык-төлек җыелмалары китерелә башлады. Аларны" Янәшәдә ярдәм!»  республика хәрәкәте волонтерлары алып килә.. Беренче җыелмалар «Магнит» һәм Coca Cola компанияләре тарафыннан формалаштырылды. Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да үз теләге белән 3 Казан гаиләсенә азык-төлек комплектларын тапшырды. Татарстанда барлыгы 13748 бала шундый ярдәм алачак – бу республиканың барлык муниципаль районнарында 3437 гаилә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International