Россиядә коронавирус таралу шартларында өйдә калырга мәҗбүр булган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен ОНФ оештырган бер-береңә ярдәм акциясе уңышлы эшләп килә.
Ярдәм сорап алар, шулай ук аз хәрәкәтләнүче гражданнар 8 (800) 200-34-11 кайнар линия телефоны буенча яки мывместе20. рф сайтында мөрәҗәгать итә алалар.
Монда волонтерлар ярдәменә мохтаҗ булмаган, әмма аны үзе күрсәтергә әзер булган кешеләр дә үзе турында белдерә ала. Коммерция структураларына, эшкуарларга алар белән уртаклашырга әзер булган ресурслар турында мәгълүмат урнаштырырга тәкъдим ителә. Бу транспорт хезмәтләре, психологик һәм юридик консультацияләр үткәрү һ. б. булырга мөмкин.