Татарстанлылар өчен «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтенең сайты һәм кайнар линиясе эшли башлады

2020 елның 5 мае, сишәмбе


«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!»  республика хәрәкәте үзенең помощьрядом16.рф сайтын һәм кайнар линиясен эшләтеп җибәрде. Сайт ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә булышлык алу өчен гариза калдыру мөмкинлеге бирә, шулай ук ярдәм кулы сузарга теләүчеләр дә әлеге сайтка мөрәҗәгать итә алалар.
❗️Помощьрядом16.рф сайты аша түбәндәгеләрне эшләргә мөмкин:
✅ Ярдәм алу өчен гариза калдыру;
✅ Республика хәрәкәтенә кушылу һәм калганнарга хәленнән килгәнчә ярдәм итү;
✅Максатчан хәйрия ярдәме күрсәтү – мәсәлән, иясез калган җанварны бер көн  карап тоту өчен акча күчерү, табиблар өчен бер чынаяк кофега яисә соңрак мохтаҗлык кичергән кешегә илтеп тапшырылачак продуктлар җыелмасына түләү;
✅ Гражданнарга һәм бизнес субъектларына карата ярдәм чаралары турында консультациягә гариза калдыру.
❗️8 800 700 9205 - кайнар линия телефон номеры аша һәр татарстанлы түбәндәгеләрне эшли ала:
✅ Ярдәм сорап гариза калдыру;
✅ Гамәлдәге ярдәм чаралары турында консультация-киңәш алу.

Республика хәрәкәтенә кушылыгыз яисә үзегезгә кирәк булган ярдәм турында хәбәр итегез!
#ЯрдәмЯнәшә #ПомощьРядомТатарстан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International