Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 8 маенда көндез урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 15 метрга кадәр). 2020 елның 8 маена Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр, көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, 6-11, көндез урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +12..+14, максималь һава температурасы көндез +25..+27˚.