«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Җиңү бәйрәме уңаеннан открыткалар ясалды

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 28 нче апрелендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова социаль хезмәт алучылар һәм абунәчеләр белән «csontukay» инстаграмм аккаунтында «9 майга открыткалар ясау” темасына турыдан-туры эфир уздырды.

        Туры эфир  социаль хезмәт алучыларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән иде.

        Мастер-класста 8 социаль хезмәт алучы һәм 90 абуначе катнашты.

        Эфир вакытында балалар белән иң элек Җиңү көне турында әңгәмә үткәрелде һәм алар белән открыткалар ясалды.

        Социаль хезмәт алучылар үз эшләреннән бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International