Бөек Ватан сугышында җиңүгә республикабызның иҗат әһелләре дә һичшиксез үз өлешләрен керткән. Күпме язучы, шагыйрь, журналист каләмнәрен автоматка алыштырып фронтка киткән. Концерт һәм театр бригадалары ватанны саклаучылар өчен меңләгән спектакльләр куйган, композиторлар музыкаль әсәрләрен язуны туктатмыйча армиянең хәрби рухын күтәрүне дәвам иткәннәр. Сугышта катнашкан барлык ватандашларыбызга бүгенге көннең тыныч һәм аяз күге өчен рәхмәт белдерәбез!