Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев Кече Шилнә авылында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салды.

2020 елның 9 мае, шимбә

Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына Кече Шилнә авылында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Быел Тукай районында массакүләм чаралар эпидемиологик хәлнең начар булуы аркасында юкка чыгарылды. Әмма тукайлылар өйдән чыкмыйча гына бәйрәм акцияләрендә катнаша ала. Бу - «Үлемсез полк онлайн», «Җиңү тәрәзәләре», «Россия флаглары» һәм башка проектлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International