Балалы гаиләләргә түләүләр

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Балалы гаиләләргә түләүләр
Пенсия фонды Идарәсе хәбәр иткәнчә, Президент Указы нигезендә, гаиләләрнең айлык 5 мең сум акча түләү хокукы киңәйтелгән, ул апрель-июнь айларында өч яшькә кадәр балаларга бирелә. Хәзер бу акчаларны ана капиталы хокукына ия гаиләләр генә түгел, ә 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче баласын тапкан яки уллыкка алган барлык гаиләләр дә алырга мөмкин.
Моннан тыш, 3тән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булдылар. Акчалар, ана капиталына хокук булуга карамастан, агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр, күрсәтелгән яшькә җиткән һәр балага биреләчәк. Түләү өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
"Түләү сорап мөрәҗәгать итү өчен гаиләләрнең биш айга якын акчасы бар, гариза 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәк түгел. Гаризаны тутырганда әлеге мәгълүматларны дөрес итеп күрсәтергә кирәк, мәсәлән, гариза бирүченең счеты булырга һәм гамәлдәге булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Гаризаны шулай ук күп функцияле үзәкләр һәм Пенсия фондының клиент хезмәтләре аша да бирергә мөмкин, тик бары тик алдан язылу буенча гына.

РПФ идарәсенең Контакт-үзәге 8(8552)30-42-42, 074
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International