Тукайлылар Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды.

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Тукайлылар Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды. Район башлыгы Фаил Камаев тәкъдиме белән яшелләндерү өчен Әҗмәкәй авылы белән яңа төзелә торган Подсолнухи микрорайоны арасындагы юл буе сайланды. 

Бу атнада бирегә яшь агачлар утыртырга район җитәкчеләре, депутатлар, хакимият һәм башкарма комитет хезмәткәрләре чыкты. Аларга ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко, эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре дә кушылдылар. Бу көнне биредә бер мең төп агач үсентесе утыртылды. 
Әҗмәкәй авылында яшәүчеләр дә әлеге акциягә битараф калмады. Әмирҗан Исхаков – шуларның берсе. «Яшь үсентеләрнең тамырлары ныгып, үсеп китүе бик мөһим. Сугышта һәлак булган якташларыбызның якты истәлеген мәңгеләштерүче урман полосасы шаулап утырыр, ул Подсолнухи микрорайонының бизәге булыр. Якында гына төзелеп килүче мототрассаны Әҗмәкәйдән аерып, тавыштан һәм тузаннан саклап торыр», – диде Әмирҗан Шәрипович.

/ Рөстәм Зәкиев фотолары. 

Чыганак:"Якты юл "газетасы 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International