12 майдан Татарстанда бөтен территориядә битлек һәм перчаткалар куллану мәҗбүри.

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Исегезгә төшерәбез,12 майдан Татарстанда бөтен территориядә битлек һәм перчаткалар куллану мәҗбүри.

Өйдән чыкканда республика халкы битлек (респиратор, бәйләвеч) һәм перчаткалар булырга тиеш. Аларны кибетләргә йөргәндә, транспорт кулланганда яки кешеләр белән элемтәгә кергәндә кулланырга кирәк.

Әлеге кагыйдәләрне үтәмәү Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.61 статьясы буенча җаваплылык китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International