Cоциаль тернәкләндерү һәм адаптацияләү үзәге «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында бүгенге көндә торыр урыны булмаган кешеләр өчен приют ачты. Үзәк җитәкчесе, эшкуар Азат Гайнетдинов әлеге башлангычы тирәсенә дусларын һәм бизнес буенча коллегаларын туплый. Алар бүгенге авыр вазгыятьтә урамда калган кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр клубына берләшәләр.
Хәзерге вакытта Үзәкнең бер приюты бар. Ул Казанда, Нариманов урамындагы мәйданчыкта урнашкан. Приют берничә җылытылган “бытовка”дан тора. Анда 37ләп кеше яши. Cоциаль тернәкләндерү һәм адаптацияләү үзәге «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында үз эшчәнлеге географиясен киңәйтергә ниятли.
– Мин начар үрнәккә тиз иярәләр дигән сүзләргә ышанып бетмим, – ди Азат Гайнетдинов үзе. – Киресенчә, яхшы үрнәкне тиз күреп алалар һәм кушылалар. Нәкъ менә шуңа күрә дә «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтен оештыручыларның инициативасы битараф булмаган кешеләр арасында бик тиз хуплау тапты. Андый кешеләр бездә күп икән. Без мондый приютларны Әлмәттә һәм Яр Чаллыда да ачарга уйлыйбыз. Мин үземнең эшкуар дусларыма мөрәҗәгать иттем, һәм аларның берсе дә ярдәм кулы сузудан баш тартмады.
#ПомощьРядомТатарстан #ЯрдәмЯнәшә