Татарстанлыларны ишегалларындагы балалар мәйданчыклары турында онлайн-лекциядә катнашырга чакыралар 

2020 елның 15 мае, җомга

 

«Безнең ишегалды» Президент программасының агарту-белем бирү проекты ишегалларын төзекләндерүгә караган көнүзәк мәсьәләләргә багышланган онлайн-лекцияләр сериясен дәвам итә. «Ишегаллары: балалар мәйданчыклары турында олылар сөйләшүе» онлайн-дискуссиясе уен җиһазлары стандартлары ни өчен кирәк, аларны ишегалларында ничек дөрес кулланырга, шул ук вакытта балаларның ихтыяҗларын ни рәвешле исәпкә алырга дигән сорауларга багышлана. Экспертлар балалар мәйданчыкларын проектлаганда уен җиһазларының куркынычсызлыгын, аларның уйнар өчен кыйммәтен-кызыклыгын ничек тәэмин итү мәсьәләләрен тикшерәчәкләр. Лекция 15 майда, җомга көнне, 17:00 сәгатьтә программаның Youtube-каналында башланачак: https://www.youtube.com/watch?v=rout4Vk7sf0&feature=youtu.be

Лекциянең эекспертлары:

    Наталья Зинченко, «ГОРОД» Территорияләрне төзекләндерү, яшелләндерү һәм гражданнарны укыту-өйрәтү ассоциациясенең техник һәм суд эксперты
    Белла Филатова, балалар өчен пространстволар өлкәсе белгече

Ишегалларын төзекләндерү буенча киңкүләм программа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте. 5 ел эчендә, ягъни 2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда  6775 ишегалды төзекләндереләчәк. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында планлаштырылган эшләргә ишегалдындагы юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, яктырткычларны төзекләндерү, эскәмияләр һәм чүп савытлары кую, балалар өчен уен җиһазлары урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын тәртипкә китерү һәм өлешчә яшелләндерү кебек чаралар 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International