Районның авыл хуҗалыгы формированиеләре язгы культуралар һәм шикәр чөгендере чәчүне төгәлләделәр. Бүгенге көнгә 35 996 га мәйданда чәчү башкарылган, шуның 32 500 га-сабан культуралары,арпа-14 100 га, бодай-14 448 га, солы-828 га, борчак-2604 га, вика-220 га, шикәр чөгендере-3496 га.
Яшелчә һәм бәрәңге утырту дәвам итә.Яшелчә 11 га мәйданда н, бәрәңге -160 га утыртылган. Хуҗалыкларда 15 700 га мәйданда авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү дәвам итә, чүп үләннәренә каршы -17 400 га, чәчүлекләрне 12300 га, яфракларны 26 300 га мәйданда тамырдан тукландырдылар.
3 700 га мәйданда чәчүлекләрне тырмалау үткәрелде.
Агымдагы ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алу дәвам итә. Бүгенге көндә 1 га чәчүлек мәйданнарына 95 кг гамәлдәге матдә туры килә, бу физик авырлыкта 16 958 тонна тәшкил итә. .