Тукай муниципаль районында «Ярдәм янәшә!» республика акциясенең икенче этабы старт ала

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Бүген Тукай муниципаль районында «Ярдәм янәшә!» республика акциясенең икенче этабы старт ала ,   аның кысаларында 602 азык-төлек җыелмасы бирү планлаштырылган.  Әлеге пакетларны керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк, 8 яшьтән олырак балалары булган гаиләләр,  шулай ук ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк  Моннан тыш, азык-төлек җыелмасы аз керемле гаиләдә (ата-ананың берсе алимент түләми) тәрбияләнүче балаларга, опека һәм попечительлек вазифаларын бушлай башкаручы гаиләләргә  тапшырыла. Шулай ук азык-төлек җыелмаларын коронавирус вазгыяте шартларында зыян күргән эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр гаиләләре, шулай ук түбән керемле гаиләләрнең балалары алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International