Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 19 маенда көндез һәм кич урыны белән көчле яңгыр, яшен, бозлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан көчле җил, көньяктан секундына 15-20 метр, аерым районнарда 24 метрга кадәр (Казанда - 15-20 м/с) җил көтелә.
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез һәм кич белән яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен . Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 6-11 метр, көндез һәм кич белән көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә +6..+8˚. Көндез максималь һава температурасы +13..+15˚