Тукай муниципаль район башлыгы Фаил Камаев «Якты юл» газетасы журналистларын, нәшрият хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.
Һөнәри бәйрәмегез көнендә уртак һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек, барган вакыйгаларны дөрес итеп яктырту һәм безнең районда тормышка ашырыла торган масштаблы проектларны мәгълүмат белән тәэмин итүегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез. ⠀ Чын күңелдән илһам, яңа иҗади казанышлар һәм һөнәри эшчәнлектә уңышлар , Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек юлдаш булуын телим ,диде җитәкче журналистларга