«Безнең ишегалды» программасының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән иң мөһим принципларының берсе – халык фикерен исәпкә алу. Шуңа күрә бүгенге эпидемиологик вазгыять шартларында төзекләндерү проектлары буенча читтән торып җәмәгать фикер алышулары оештырылды.
Ишегалларын төзекләндерү схемалары буенча фикер һәм тәкъдимнәр берничә канал буенча кабул ителде:
👨🏻💻программаның dvor.tatar сайтында планга карата комментарийларда;
📲тәүлек әйләнәсе эшләүче кайнар линия телефоны буенча.
✅Татарстанлыларның тәкъдим-фикерләрен кабул итү вакытында сайтка 4 меңнән артык хәбәр килде һәм программаның колл-үзәге 1500гә якын шалтыратуны кабул итте.
Схемалар буенча халыктан кабул ителгән барлык комментарийлар да муниципаль районнарга юлланды.
#НашДворТатарстан