21 май 2020 ел көнне сәгать 10нан 18 сәгатькә кадәр интенсив метеорологик күренешләр турында консультация-кисәтү .
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 21 маенда көндез урыны белән көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында кисәтү Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 21 маенда төнлә урыны белән көнбатыш районнарда туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр булуы көтелә.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча һава торышы : Аязучан болытлы һава. Вакыты белән яңгыр. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-16 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +3..+6˚, көндез максималь һава температурасы +12..+15˚.