Әмма яңгырлар аркасында эш ике атна тирәсе туктап торды. Май башында урнашкан уңай һава торышы эш күләмен арттырырга мөмкинлек бирде: кырларда берьюлы 63 чәчү агрегаты эшләп, тәүлек эчендә җитештерүчәнлек 4 мең гектарга җитте. Гомумән, район буенча сабан чәчүе 53 мең гектарда башкарылды, бу узган елга караганда 500 гектарга күбрәк. Бөртекле сабан культуралары – 32,5 мең гектарны, шикәр чөгендере – 3,5 мең, силоска кукуруз – 3,3 мең, орлыкка горчица – 1,4 мең, азык культуралары – 7,9 мең, рапс – 3,4 мең, бәрәңге – 210, яшелчәләр 11 гектар мәйданны били. Иң соңгы булып район игенчеләре рапс культурасын чәчте. Әлеге культурадан алынган май терлекчелек һәм кошчылык тармагында киң кулланыла. Район хуҗалыклары бу культураны сатудан саллы керем ала.
Чыганак:"Якты юл"газетасы