2020 елның 18 маенда Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан поселогы үзәгендә СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган «Кызыл тасма» акциясе үткәрделәр. Акция кысаларында барлык катнашучыларга да үлем вирусы, билгеләре, тапшыру юллары һәм профилактикасы турында мөһим мәгълүмат булган буклетлар һәм мәгълүмати листкалар, шулай ук кызыл тасмалар таратылды.