«Күңелле карусель»декоратив-гамәли иҗат ачык конкурс-күргәзмәсенә нәтиҗә ясалды

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

 

  2020 елның 2 мартыннан 18 апреленә кадәр Яр Чаллы шәһәренең «Огниво"16 нчы балалар иҗаты үзәгендә «Күңелле карусель»декоратив-гамәли иҗат ачык конкурс-күргәзмәсе узды. Конкурста Балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, гомуми белем бирү мәктәпләренең 4 яшь категориясендә укучылары катнашты .Конкурста җиңүчеләр арасында Тукай муниципаль районының «ЦВР» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укучысы Таһирова Наилә бар. Ул мактаулы икенче урынны алды.

Тукай муниципаль районы Кече Шилнә урта мәктәбе өстәмә белем бирү педагогы Костромина Вера Александровна шулай ук конкурс сертификаты белән бүләкләнде. Ул «Уукучыларның танып-белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү чарасы буларак декоратив-гамәли сәнгать»семинар-практикумында мастер-класс үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International