Юристлар ассоциациясе  «Ярдәм янәшә! » республика хәрәкәтенә кушылды һәм ике кайнар линия ачты

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

 Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге  «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтенә кушылды һәм ике кайнар линия ачты – гражданнар һәм эшкуарлар өчен. Читтән торып юридик консультацияләр күрсәтү үзизоляция режимы кертелгәннән бирле башкарыла.

Юристларга иң еш юлланган сораулар арасында – хезмәт законнарын бозмау, аларны үтәү мәсьәләләре. Барлык эш бирүчеләрнең дә эшләмәгән көннәр өчен үз хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү мөмкинлеге юк, шуңа күрә вакыты чикләнмәгән административ ялга җибәрү яисә үз теләкләре белән эштән китәргә мәҗбүр итү тәҗрибәсе шактый еш очрый.
❗️Гражданнарның, кайнар линия телефон номерына шалтыратып, квалификацияле юристлардан Хезмәт кодексында гражданин өчен билгеләнгән хокуклардан ничек итеп файдалану турында киңәш алу мөмкинлекләре бар.

✅ Гражданнар өчен кайнар линия:
8-960-08-09-050. Эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00гә кадәр эшли.
✅ Эшкуарлар өчен кайнар линия:
8-960-040-40-70. Эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00гә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International